Национально-культурная автономия татар Свердловской области
Творческий вечер просвещённый дню родного языка.

5 марта, в офисе Национально-культурной Автономии татар Свердловской области прошёл творческий вечер посвящённый дню родного языка. 2021 ел ТУГАН ТЕЛЛӘР һәм халыклар БЕРДӘМЛЕГЕ елы.

ЮНЕСКО тарафынан 21-че февраль 2000-че елдан бирле - "Халык ара туган тел" көне дип билгеләнеп килсә, ә менә 2021 елны Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" - дип игьлан иттеләр. Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел ул -ТУГАН ТЕЛ -ана теле. Туган тел ул кешене рухи яктан баета, кешене үстерә, аңа уз тарихын, милли сәнгәтен аңларга ярдәм итә. Һәр милләтнең үз туган теле бар, һәр халык өчен туган тел -иң кадерле, күәтле, моңлы тел.Рус милләтенең туган теле - рус теле, чувашларның - чуваш теле, үзбәкләрнең туган теле - үзбәк теле, татар халкының туган теле -ТАТАР ТЕЛЕ. Ана теле ул бер генә, шуның өчен аның кадрен белергә кирәк. Дөньяда 7000-гә якын телдә сөйләшәләр, шуларның берсе безнең татар теле. Ул дәрәҗәсе буенча 14-че тел исәбенә кергән горур татар теле. Ана телен өйрәнү ул иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Әгәрдә балаларыбыз бәләкәй чакларында, без аларны ана теленә ниндейдер сәбәпләр табып өйрәтмәгән булсак, бүген без бу хаталарларыбызны төзәтә алабыз. Үзебезнең вакытларыбызны җәлләмичә яраткан оныкларыбыз белән бүгеннән башлап татар телендә аралаша башларга кирәк. Бүген телебезне өйрәнер өчен Свердловск өлкәсендә мөмкинчелекләр дә бар. Өлкәбездәге кайсы бер мәчетләрдә дин дәресләре белән бер рәттән татар теле дәресләре дә үткәреләләр. Югары Пышманың "Бакыр" мәчетендә атнага бер тапкыр татар телен, бу шәһәрнең татар милли мөхтариате рәисе - Гөлшат ханым укыта. Шулай ук Татарстан вәкиллегендә дә татар теле курслары бар. Свердловск өлкәсе татарларының милли мәдәни мөхтариате офисында да (пер. Красный -5/2) атна сайын яшьләр татар телен өйрәнәләр. Екатеринбургның "МӘГАРИФ" мөселман җирле дини оешмасы. ("Просвещение" - местная религиозная организация мусульман в Екатеринбурге). Студентлар урамы 56 йортонда да татарлар өчен Ислам дине нигезләрен өйрәнү өчен өч олылар, ике балалар группалары бар. Анда гел татар- башкортлар гына укыйлар. Аралашу әлбәттә гел татар телендә генә бара. Бигрәктә зур тәнәфисләрдә, шәкертләребезнең һәм мөгәлимләребезнең туган көннәрендә татарча котлап, бар бәйрәмнәрне дә милли ризыклар белән чәйләр эчеп үткәреү ул традицияга кергән. Шлай ук интернет сәхифәләрендә дә татар телен өйрәнеү дәресләре бик күп. Туган тел ул балаларга әби -бабайлардан тапшырылган зур бүләк. Безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз татарча белмиләр икән, без аларга бу бүләкне бирмәгән булып чыгабыз. Әйдәгез дуслар 2021 -че елны, туган телләр елы икәнен истә тотып, балаларыбыз, оныкларыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашик, белмәгәннәрне өйрәтик. Бу изге эштә сезгә дуслар түземлек һәм уңышлар телим.

Ф.Г. Нусратуллин. 05.03.2021 ел.

Made on
Tilda